Мазепин йөзү буенча Россия чемпионатын уздырганы өчен Татарстанга рәхмәт белдерде
Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты старт алды. Мәртәбәле кунаклар арасында Су спорт төрләре федерацияләре берлеге президенты Дмитрий Мазепин да бар иде.
«Казанга йөзү буенча Россия чемпионатын уздырганы өчен рәхмәт белдерәм. Без Казанны үзебезнең туган йортыбыз итеп кабул итәбез. Монда булган шартларга бераз көнләшеп тә карыйбыз. Мондый бассейннар Россиянең барлык төбәкләрендә дә булсын иде. Безнең планнар буенча: 2026 елның апрелендә World Aquatics Россия спортчылары бернинди чикләүләрсез чыгыш ясарга тиеш, дигән карар кабул итте. Су полосы буенча Россия җыелма командасы Кытайда турнир хуҗаларын җиңгәнен күрдек. Без алар белән горурланабыз», – дип хәбәр итә «ТИ-Спорт» хәбәрчесе.
Россия чемпионаты 6–11 июнь көннәрендә узачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев