Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Майский» теплицалар комбинаты генераль директорының Россия көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле якташлар, Яшел Үзән районы халкы! Сезне дәүләтнең төп бәйрәме – Россия көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм безнең барыбызны да берләштерә, чорлар һәм буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнешне гәүдәләндерә. Илебезне ярату безгә иҗат итәргә, балаларыбыз өчен матур киләчәк төзергә көч бирә. Безнең дәүләтебезнең тарихы җиңүләр һәм казанышларга, тиңдәшсез батырлык һәм каһарманлык, гаҗәеп осталык һәм талантларга бай. Ата-бабаларыбыз, дош манга каршы көрәштә берләшеп, туган җирне саклаган. Бу гасырлар дәвамында шулай булган һәм бүгенге көндә дә ир-егетләребез неонацистларга каршы көрәшә. Әмма, сынауларга карамастан, без киләчәктә дә традицияләрне һәм рухи кыйммәтләрне кадерләп сакларбыз, намуслы хезмәт итеп, уңышларга ирешәчәкбез, хыялларыбызны тормышка ашырачакбыз һәм, әлбәттә, җиңәчәкбез.

Кадерле якташлар! Хәзер Россия Кораллы Көчләре сафларында, бигрәк тә махсус хәрби операция зонасында ил мәнфәгатьләрен яклаучы, җитештерүдә һәм авыл хуҗалыгында хезмәт куючы, тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә намуслы эшләүче һәркемгә уңышлар һәм иминлек, нык сәламәтлек телим. Илебез чәчәк атсын, балаларыбыз бәхетле булып үссен! Дөньялар тыныч, күгебез аяз булсын! Россия көне белән!

РУСЛАН ГАНИЕВ,

И.Г.Ганиев исемендәге «Майский» теплицалар комбинаты генераль директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев