Яшел Үзән «Жар птица» вокаль студиясе җитәкчесе Диана Борзова Татарстан делегациясе составында «Таврида. АРТ» күпмилләтле сәнгать фестивалендә катнашты.
«Таврида. АРТ – җәйнең иң якты вакыйгаларының берсе. Кырымда Россия төбәкләреннән һәм чит илдән меңләгән яшьләр җыелды.
Әлеге фестивальдә катнашучылар талантларын күрсәтә, фикердәшләре белән таныша, проектларын тормышка ашыру өчен грантлар һәм киләчәккә юлламалар ота ала.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев