Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Кызыл Яр авылында 32 яшьлек хатын-кызны елан чаккан

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 994 чакыру килгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 598е – шәһәрдән, 396сы районнан булган. 379 кешене госпитализацияләгәннәр: 260ы – шәһәрдән, 119ы – районнан.

Кызыл Яр авылының Набережная урамында елан чаккан 32 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны медиклар хастаханәгә китергән.

Осиновоның Җиңүнең 40 еллыгы урамында җәймә бәйләп шуның буенча 5нче каттан төшкәндә егылган, баш мие җәрәхәтләнгән, кулы сынган 29 яшьлек иргә ярдәм таләп ителгән. Зыян күрүчене хастаханәгә алып килгәннәр.

Атлашкино бакчачылык җәмгыятендә 30 яшьлек хатын-кызны хуҗасыз эт тешләгән. Зыян күрүчене медиклар хастаханәгә китергән.

К.Маркс урамында билгесез матдә белән агуланган 23 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны терапия бүлегенә алып килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев