Түләүсез билет алу өчен күп балалы гаиләләргә үзләре белән статусларын раслаучы документ алып килергә яисә аны «Госуслуги» кушымтасындагы QR-код ярдәмендә күрсәтергә кирәк булачак.
Татарстан Мәдәният министрлыгы күп балалы гаиләләргә дәүләт музейларына, музей-тыюлыкларга һәм күргәзмәләргә бушлай йөрергә мөмкинлек бирә торган проект тәкъдим итә. Хәзерге вакытта документ коррупциягә каршы экспертиза уза.
Түләүсез йөрү чит компанияләр тарафыннан оештырылган күргәзмәләргә, экскурсияләргә, түләүле мастер-классларга һәм лекцияләргә кагылмаячак. Мәдәният министрлыгы хәбәренә караганда, музейларга бушка йөрү мөмкинлеге 18 яшькә кадәрге (яки 23 яшькә кадәрге) өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә тарала.
Нет комментариев