Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кредит өстенә кредит...

Миндә генә түгеллеген беләм инде бу проблеманың, хәзер бик күпләр шундый сазлыкта.

Шулай да, кайсыбер очракларда акылыңны да кушарга, ахыры ни белән бетәсен уйларга кирәктер ул. Бар шундый кешеләр, барысын да булдыра. Менә минем ирем дә үзен шундыйлардан дип ышанып, кредит алды. Ә нәтиҗәсен гаилә күрә.

Безгә мәктәптә үк, җиде кат үлчә – бер кат кис, бик ышанган очракта да уйла һәм белгән кешеләр белән киңәшләш, дип өйрәттеләр. Үсеп җиткәч бу киңәшләрне беркем дә тотмый. Кайбер ирләр үлеп машина ярата, хәтта гаиләсе дә читтә тора. Минем әти иремә күпме әйтте, кирәкми сиңа чит ил машинасы, дип, файдасыз. Ирем – катлаулы кеше. Эчми, мәрхәмәтле, тик принципиаль. Элек миңа яхшы булып күренгән сыйфатлары холкының иң начар яклары булып чыкты.


Аның уйлавынча, яңа автомобиль алгач кына аңа яхшы заказларны бирәчәкләр. Ул такси булып йөри. Иске машинабызның кай җире ярамагандыр! Эшләде бит әле, акчасыз булмадык, начар яшәмәдек.

Бер ел тирәсе йөрде шулай яңа машина алу идеясе белән янып. Котырыныр да, туктар, эшкә чыгар, балаларны беренче сентябрьгә яхшылап киендерербез дип уйладым. Тик иртә тынычланганмын, уяулыгымны югалттым, чөнки планнары белән уртаклашмый башлады, ул хыялын ташлагандыр дидем. Ә ул банклар буйлап йөргән. Ахыр­да беренче эләккән автоүзәктән ярты миллионнан артыкка алган. Бәясе кыйммәрәк әлбәттә, әмма аңа кредитны ябу буенча уңайлы шартлар тәкъдим иткәннәр. Ул ризалашкан, ә калган банклар кереме аз булганга аңа кредит бирүдән баш тарткан иде. Ирем эшкә рәсми урнашкан һәм документлар буенча хезмәт хакы бик аз. Мин ачуымнан автоүзәк биргән документларны тикшерә башладым, шундый аз хезмәт хакы белән ничек бирделәр икән моңа дип.

Күңелдә барыбер, «бу хәлнең су асты комнары бардыр, булмый калмас», дигән шомлану булды.


Башта барысы да әйбәт барды, ай саен үз вакытында түләдек, ирем танышлар аркылы яхшы эшкә урнашты. Проблемалар да үзен озак көттермәде: машинаның әле бер җире, әле икенче җире ватыла башлады. Ирем машинасын алган автоүзәккә барды, тик аны анда тыңларга да теләмәгәннәр: «Без автомобильне сатканда ул төзек иде, хәзер җимерелүе синең проблема», дигәннәр. Бу турыда таныш юристка сөйләдем, ул экспертларга мөрәҗәгать итәргә кушты. Әгәр дә алар машинадагы ватылулар йөрү белән бәйле булмавын исбатласа, суд аша акчасын кайтарырга мөмкин, диде. Бу эшкә тыгылмаска булдым, аларның анда да үз кешеләре бар инде ул. Шуның кадәр бәягә төшкән машина хәзер гаражда тора. Анысы бер хәл, әле бит ремонтка никадәр чыгымнар булды.

Иремне дә эшеннән чыгардылар. Ә банкка түләргә кирәк. Бераз гына соңга калсаң да процентлар чәпи. Элеккеге эшенә дә алмадылар, андагы хезмәттәшләре белән ызгышкан иде. Кабат «бомбить» итәргә чыгарга гына калды. Анда да кесәңә кергәнгә караганда бензингә күбрәк китә. Башка чыгу юлын тапмыйча, ирем кабат «кабалага» утырган. Безнең белән киңәшләшеп тә тормыйча, тегесен ябу өчен миллионга якын кредит алган. Очын-очка ялгап яшәү тагын да авырлашты, кыш көне үзе авырып китте җитмәсә. Бурычны каплау өчен миллион алырга туры килде. Барыбер ерып чыгарлык түгел, түләп барып булмый, инде бөтен танышларыбызга бурычка баттык. Бу хәлдән ничек чыгарга...


Иремнең бөтенләй күңеле төште, бернишлисе, тормышны яхшы якка үзгәртү өчен селкенәсе дә килми. Чын мужик иде, хәзер бер чүпрәккә әйләнде, бер йортта яшәве дә күңелемне кайтара. Нишләргә белмим, уйларга вакытым да юк, өч эштә сөрәм, эт булып кайтам. Кан басымым күтәрелә башлады, аркам авыр­та... Минем болай тырышуымны беркем бәяләми, хәтта ирем дә... Аның юләрлеге аркасында шундый көнгә калуыбыз турында уйламый да!

Бик арыдым, физик яктан да, рухи яктан да. Әгәр дә минем белән, Аллаһ сакласын, берәр хәл булса, өйне дә тартып алачаклар, балаларны да... Ә ир кисәгенең исе дә китми...

Менә шундый хәлләр. Эчемне бушаттым, рәхәт булып китте. Сәлам белән, Наилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев