Яшәеш

Крашенинников: «Адвокат монополиясе турындагы закон хәзерге рәвешендә кабул ителмәячәк»

Бу хакта V Казан халыкара юридик форумында Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару буенча комитеты рәисе Павел Крашенинников белдерде.

"Адвокатлар буенча позиция үзгәрми, без мондый хәлдә, әлбәттә, кабул итәргә теләмибез", – дип ассызыклады ул.

Сүз Юстиция министрлыгы тарафыннан 2025 елда адвокатура реформасы кысаларында әзерләнгән закон проекты турында бара. Документ суд вәкиле адвокат булырга тиешле гомуми кагыйдәне күздә тота. Юристлар өчен адвокат статусыннан башка статус алу өчен күчеш чоры каралган. Юстиция министрлыгы инициативаны суд вәкиллеген профессиональләштерү кирәклеге белән аңлатты.

Татар-информ


Нет комментариев