Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

«Космодром гына сорамагыз»: Яшел Үзән башлыгының балалар белән ихлас әңгәмәсе

Кайвакытта барысы да бернинди әзерлексез, уйлап та тормыйча маңгайга бәреп әйтелгән гап-гади сораудан башлана. Балалар гадәттә шулай турыдан яра да бит. Һәм зурлар мондый очракта берничә секундка хәтта югалып та кала... ә аннары – сорау бирүче кебек үк ихлас күңеллегә әйләнә.

Илсөя Садыйкова фотолары

Яшел Үзәннең мәдәни үсеш үзәгендә нәкъ шундый хәл күзәтелде. «Зурларча сөйләшү» очрашуы рәсми булырга планлаштырылмаган иде һәм ул андый булмады да. Биредә алдан әзерләнеп куеп, кәгазьдән укымадылар. Кыңгырау телле балалар яудырган мең дә бер сорауны игътибар белән тыңладылар һәм җавап бирделәр.

Районыбыз башлыгы белән әңгәмә алдыннан, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары үзләре төшергән кыска роликларын күрсәтте. Алар урамда узып баручыларга: «Михаил Афанасьев балачагында нинди булган һәм нинди спорт төре белән шөгыльләнгән дип уйлыйсыз?» – дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Җаваплар барысы да диярлек бер төрле: ачык күңелле, позитив, игелекле. Ә спортка килгәндә, күпчелек – волейбол һәм көрәш дип саный. Экран сүнеп өлгермәде, шул ук сорауларны Михаил Павловичның үзенә бирделәр.

– Мин колхоз рәисе булырга теләдем, – дип елмайды Михаил Афанасьев. – Футбол, «городки» уйнадык... Ә менә волейболны дөрес әйттеләр. Мәктәптә укыганда ук, мин бәргән туп, җиңү алып килгәләде.

Зал елмайды. Район башлыгының шундый беренче ихлас җавабыннан соң, әлегә кадәр җитәкче белән балалар арасындагы уңайсызлану, тартыну бозы эреде. Сораулар бертуктаусыз явып кына торды. Кайвакытта, хәтта, тирәнрәк итеп суларга да бирмәделәр кебек.

3нче гимназиядән Кадрия гаилә геройлары турында сорады.

– Ике бабам да Ватан сугышы аша узган, – диде Афанасьев, җитдиләнеп. – Әни ягыннан бабам, Василий Павлович, укытучы булган. «Үлемсез полк» парадында аларның портретларын зур горурлану белән йөртәм.

Бу мизгелдә, әйтелгәннәрнең мәгънә тирәнлегеннән зал тынып торды.

17нче мәктәп укучысы Йосыф үз микрорайоны – Зеленый Дол турында сүз кузгатты. Анда инфраструктура, спорт белән шөгыльләнерлек урыннар булуын, яшәгән районының үсүен һәм яхшы якка үзгәрүен теләвен әйтте.

– Моны протоколга теркәгез, – диде башлык шунда ук. – Обходны Йосыф белән бергәләшеп ясаячакбыз. Чынлыкта да мөһим нәрсәләрне күрсәтерсең. Тик, космодромнарсыз гына, яме? Аннары йомшаграк тон белән, якын итеп:

– Яшьтәшләрең белән дә сөйләш, фикерләшегез. Бу сиңа өй эше булыр, – диде.

Барысына да күңелле, көлешәләр һәм шул ук вакытта әңгәмә барышын язарга да онытмыйлар. Медицина көллияте студенты Александр, гадәттә, бизнес-форумнарда яңгырый торган сорау бирде: «Уңышка ирешүләр кайчан башланды?»

Җавап барлык гади кешеләрнеке кебек килеп чыкты:

– Миндә булганның нигезе — әтиәнием чәчкән орлыклар — мин аларга нык рәхмәтле. Мин университет һәм аспирантура тәмамладым, фән белән шөгыльләндем, аннары бизнес... Әмма, иң мөһиме – дөрес өйләндем. Мин хатынымнан бик тә уңдым. Тормыш иптәшемнең исеме Светлана. Без аның белән Камал театрында «Гаугалы гаилә» спектаклендә таныштык. Ул – минем мәхәббәтем, киңәшчем, иң якын дустым. Өч бала тәрбияләдек, беренче оныгыбыз туды.

Менә бу урында залдагы атмосфера үзгәрде. Чөнки әңгәмә галстукларсыз яссылыкка күчте. Айсылу исемле кыз шәһәребездә югары уку йорты кирәклеге турында әйтте.

(Кыскартып урнаштырылды)

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Язманың дәвамын газетабызның №17 (8 май, 2026 ел) санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев