Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кошларга ау сезоны ачыла

Күп функцияле үзәк (КФҮ) язгы ау сезонында гомуми кулланышта булган сунарчылык җирләрендә кош аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул итә башлады.

Гаризалар кабул итү бер үк вакытта, кошлар төренә һәм аларны аулау вакытына карамастан башланачак.

Ау вакытлары:
1 апрельдән 6 майга кадәр – җәлеп итүче үрдәк кулланып, ата үрдәкләргә;
15 апрельдән 24 апрельгәчә – суда йөзүче кошларга;
22 апрельдән 1 майга кадәр – урман кош­ларына.


КФҮкә гариза бирү өчен үзең белән пас­порт, федераль үрнәктәге ау билеты (оригинал) булуы, шулай ук дәүләт пошлинасы (650 сум) һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану өчен җыем (көртлеккә – 20 сум) түләргә кирәк.


Түләүләрне гариза биргәндә КФҮдә кабул итү «тәрәзәсендә» банк картасы белән башкарырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев