Коронавирус «җиңелде»ме?
Республикада вакытлы инфекцион госпитальләр саны кимеде.
Бу авыру дәрәҗәсе минималь булуга бәйле. Әлеге мәгълүматны республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.
"Элек 11 вакытлы инфекцион госпиталь бар иде, хәзер аларның саны – 10, - дип аңлатты спикер. Бүгенге көндә 230 ятак куелган, куллануда булганнары 81 процент тәшкил итә - бу 187 пациент, дигән сүз. Калганнары буш тора. Чир әлегә бар, әмма аның белән авыр хәлдә авыручылар саны юк диярлек.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев