Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Корабль төзүчеләр шәһәре горурлыгы – «Дельфин» яхта клубына 15 ел

Бүген Яшел Үзәннең «Дельфин» яхта клубы үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә. Клуб директоры Зөфәр Мансур улы Исмәгыйлевне котладык, тренерларны һәм шәһәребезнең талантлы яшь яхтсменнарын бүләкләдек.

Балалар безгә истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Рәхмәт сезгә!

15 ел эчендә клуб спортчылары 1184 медаль яулаган: шуларның 438е – алтын, 398е – көмеш, 348е – бронза. Бу уңышлар спорт туризмы, җилкәнле спорт һәм судномодель спорты буенча ирешелгән.

Яшь спортчыларыбыз беренчелекләрдә, чемпионатларда, туристик походларда һәм төрле ярышларда актив катнаша. Бүгенге көндә клубның 209 тәрбияләнүчесе спорт разрядлары һәм мактаулы исемнәр йөртә.

Шушы күтәренке рухыгызны саклагыз! Җилләр һәрчак уң булсын! Бәйрәм белән!

Михаил Афанасьевның МАХ каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев