Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Комаров урамында 15 яшьлек кыз 4 каттан егылып төшкән

Узган атнада Яшел Үзән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 944 чакыру килгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 580е – шәһәрдән, 364е районнан булган. 377 кешене госпитализацияләгәннәр: 289ы – шәһәрдән, 88е – районнан.

Васильевоның Волжская урамында ботына пычак кадалган 52 яшьлек ир янына чакыру алынган. Зыян күрүчене госпитализацияләгәннәр.

Комаров урамында 4нче каттан егылып төшеп, баш мие җәрәхәтләнгән, умыртка сөягенә зыян килгән 15 яшьлек кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны республика балалар клиникасына илткәннәр.

Васильевоның «Здоровье» бакчачылык җәмгыятендә 57 яшьлек ирнең битенә күршесе баллончиктан сиптергән. Бите, муены химик пешкән ирне дәваханәгә китергәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев