Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең меңләгән коллективы исеменнән сезне чын күңелдән Татарстанның төп дәүләт бәйрәме – Республика көне һәм Яшел Үзән шәһәре көне белән тәбрик итәбез.

Менә инде 30 елдан артык без сезнең белән 30 августта дәүләтебезнең тууын – республиканың оешу көнен бәйрәм итәбез. Нәкъ менә бу көн тарихка республика һәм тулаем Россия Федерациясе үсешенең яңа формаларын билгеләгән мөһим вакыйга буларак кереп калды. Бу елларда Татарстан бөтен ил белән хокукый демократик дәүләт, күппартиялелек, иҗтимагый һәм дини оешмаларның иреге шартларында, үзенең рухи һәм мәдәни үзенчәлеген саклап һәм ныгытып, динамик рәвештә үсте һәм яшәргә өйрәнде. Бүген Татарстан Республикасы - көчле, динамик үсештәге регион, ул икътисади, сәнәгать, социаль һәм мәдәни үсештәге казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана. Бу уңышлар нигезендә – патриотизм, хезмәт сөючәнлек, толерантлык, Татарстан халкының һәм җитәкчелегенең эшлекле һәм иҗади инициативасы ята.

Завод хезмәткәрләре Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, без кабул иткән җитештерү программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре, әһәмиятле заказлар алуда һәм заводны алдагы елларга эш белән тәэмин итүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерә.
Төбәкнең бай сәнәгать потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән җайга салынган үзара хезмәттәшлек безгә киләчәктә дә иң амбициоз мәсьәләләрне – Яшел Үзән шәһәре, Татарстан Республикасы һәм тулаем Россия мәнфәгатьләрен нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам.
Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән хезмәт уңышлары, яхшы кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!

Александр Филиппов,
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең генераль директоры,
Константин Кузьменко,
«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең Профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев