Хөрмәтле олы буын вәкилләре, предприятиебез ветераннары!
Чын күңелебездән сезне Халыкара өлкәннәр көне – икенче яшьлек көнегез белән котлыйбыз.
Сез безне шәфкатьле, хезмәт сөючән булырга, туган ягыбыз һәм гаиләбезгә тугрылыклы калырга, бервакытта да яхшылыкка өметне югалтмаска өйрәтәсез. Сездән үрнәк алып, сокланып яшибез, уңышларыгыз белән горурланабыз.
Сүз дә юк, сезне өлкән яшьтәге кешеләр рәтенә кертүе авыр. Чөнки сез һәрвакытта да күтәренке рухлы, актив, игелекле, яхшы эшләр башкарасыз һәм яшьләрне дә рухландырасыз. Тормышта булган һәр мизгелегез бары тик уңай хис-кичерешләр генә алып килсен. Кадерле кеше булып, балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз җылысын тоеп, сәламәтлектә, һәр көннең ямен күреп, озак еллар яшәгез. Шуны онытмагыз: сез безнең өчен бик тә кадерле!
Айдар Кашапов,
«Зеленодольскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе җитәкчесе һәм коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев