Халкыбызның яраткан «Афоня»сы, актер Леонид Куравлев вафат
Артист вафатына кадәр реанимациядән хосписка күчерелгән булган
23 гыйнварда, якшәмбе көнне, социаль челтәрләрдә легендар актер Леонид Куравлевның үлеме турында хәбәр итәләр. Аңа 85 яшь иде. Трагик яңалык актер һәм кино тәнкыйтьчесе Леонид Дзюникның Фейсбукында куелган була. Ул раслаганча, Куравлев шимбә көнне, 22 гыйнварда вафат булган.
"2022 елның 22 гыйнварында, 86 яшендә, картлар йортында торырга мәҗбүр булган һәм авыр чирдән соң, чын мәгънәсендә халык артисты Леонид Вячеславович Куравлев вафат булды", – диелә хәбәрдә.
Куравлев хастаханәгә 10 гыйнварда ук эләккән. РСФСРның халык артистында пневмония диагнозы куела. Шул ук вакытта ковидка тестлар тискәре күрсәтә.
Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары Куравлевның, госпитальдән Коммунаркадагы хосписка күчерелүе турында хәбәр иткән иде. Шул рәвешле, башлангыч мәгълүматлар буенча, артистта деменция һәм баш мие кан тамырларын зарарлый торган цереброваскуляр авыруы дип хәбәр ителгән иде.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев