Казанда 63 яшендә КФУның рус әдәбияты кафедрасы профессоры Резедә Мөхәммәтшина вафат булды.
Бу хакта КФУ Филология институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.
Галимне озату 23 июльдә институт бинасында узачак, хушлашу – «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булачак. Галимә рус һәм татар мәдәниятләре диалогы турында монография авторы иде, 2025 елда «РФ югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды, ә 2016 елда Пушкин медале белән бүләкләнде.
Вечерняя Казань
Нет комментариев