Кешеләрнең газ белән агулануы сәбәпле, газ хезмәте башлыгы җавапка тартылган
Татарстан Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итүенчә, Норлатта газ хезмәте башлыгына штраф салынган.
Тикшерүгә Карл Маркс урамындагы күп фатирлы йортта газ белән агулану очрагы сәбәп булган. Бәла-казаның сәбәбе – торбага эләккән күгәрчен. Агуланудан ике оөлкән кеше һәм ике бала зыян күргән, балаларны хастаханәгә салганнар.
Тикшерү вакытында системалы проблемалар ачыкланган. Инспекторлар материалларны өйрәнеп, әгәр «Норлатгаз» хезмәткәрләре үз бурычларын намуслы башкарсалар, фаҗигане булдырмаска мөмкин булган дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
27 апрельдә, агуланудан бер ярым ай алдан, әлеге фатирда планлы техник хезмәт күрсәтү үткәрелгән. Белгечләр бозуларны күргәннәр, ләкин аларга күз йомганнар. Газ торбасы кухня шкафына «качырылган» булган, бу исә хезмәт күрсәтүгә мөмкинлек бирмәгән һәм вентиляция кагыйдәләрен бозган. Моннан тыш, кухняда ишек булмаган, ә газ җиһазларын кулланганда бу катгый тыела.
Шуңа карамастан, газ хезмәте бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирмәгән, газ бирүне туктатмаган.
«Фатирны газ белән тәэмин итүне кешеләр хастаханәгә эләккәч кенә өзгәннәр», – дип билгеләгәннәр Дәүләт торак инспекциясендә.
Нәтиҗәдә, «Норлатгаз»ның ЭПУ башлыгына эчке һәм фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз куллану һәм тоту кагыйдәләрен бозу турында административ эш кузгатылган. Ул гаепле дип табылып, 25 мең сум штрафка тартылган.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев