Кече Аккош күлендә кызы күз алдында ир-ат батып үлгән
Яшәеш

Кече Аккош күлендә кызы күз алдында ир-ат батып үлгән

ВИДЕО

Казандагы Кече Аккош күлендә 33 яшьлек ир-ат батып үлгән. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Mash Iptash телеграм-каналы мөхәррирләре мәгълүматы буенча, фаҗига 10 яшьлек кызның күз алдында булган. Башта кыз бата башлаган, аны коткарганнар. Атасының гәүдәсен ярдан 30 метр ераклыкта дүрт метр тирәнлектә тапканнар.


Нет комментариев