СИБУРның Казандагы предприятиесендә Россиядә җитештерелгән тәүге чыныктыру-испаритель аппаратлары (ЗИА) файдалануга тапшырылды.
Моңа кадәр мондый җиһазлар чит илләрдән кайтарыла иде һәм Россиядә җитештерелмәде.
Әлеге аппаратлар табигый газны 800–840°C температурадан 350–450°Cка кадәр бик тиз суыта, шул ук вакытта технологик процесс параметрларын саклап кала. Яңа җиһазларны кертү эшләре Башкортстанның «Флагком» компаниясе белгечләре катнашында башкарылды.
Татар-информ
Нет комментариев