Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казанлылар гадел МРОТны 55 мең сум дип атады

SuperJob сервисы үткәргән тикшеренү мәгълүматларына караганда, Казан халкы 2026 ел башыннан минималь хезмәт хакы аена 55,8 мең сум булырга тиеш дип саный.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Искәртик, федераль дәрәҗәдә МРОТ 27 093 сум күләмендә билгеләнгән.

Шәһәр халкының таләбе нигезендә, Татарстан башкаласы бөтенроссия рейтингында дүртенче урынны били. Иң югары таләпләр Мәскәүдә теркәлгән — анда гадел минимум итеп 63,1 мең сумны атаганнар. Икенче урында Санкт-Петербург — 59,2 мең сум, өченче урында Хабаровск — 58,3 мең сум. Бишенче урынны Владивосток били — 55,5 мең сум.

Беренче унлыкка шулай ук Махачкала, Төмән, Краснодар, Красноярск һәм Екатеринбург та кергән, анда көтелгән минималь керем дәрәҗәсе 54,4 меңнән 54,9 мең сумга кадәр. Чаллы шәһәрендә дә югары күрсәткеч билгеләп үтелә: анда яшәүчеләр 54,2 мең сумны атаган.

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев