Казандагы форумда Татарстаннан тәм-томнар тәкъдим ителәчәк
8–10 июльдә Казанда узачак Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы кысаларында Татпотребсоюз предприятиеләре продукциясен күрсәтүче үз җитештерү күргәзмәсе эшләячәк.
Экспозициядә урындагы чималдан эшләнгән ит деликатесларының һәм казылыкларының киң ассортименты, тозланган һәм ысланган балык продукциясе, шулай ук традицион татар тәм-томнары урын алачак.
Аерым урынны эчемлекләр алачак: классик технология буенча әзерләнгән табигый сироплы лимонадлар һәм файдалы үзлекләре белән билгеле үлән чәйләре. Шулай ук күргәзмәдә кооператив кырларыннан һәм республика теплицаларыннан яшелчәләр тәкъдим ителәчәк.
Чараны оештыручылар оештыручылар – Россия Үзәк берлеге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татпотребсоюз һәм Россия кооперация университеты. Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре берлегендә барлык тәкъдим ителгән продукция нәкъ менә Татарстанда җитештерелгән, дип ассызыкладылар.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев