Казанда ТСП рәисе урынбасары Артур Николаев белән хушлаштылар
Казанда Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәислегенең беренче урынбасары Артур Николаев белән хушлашу мәрасиме узды.
Ул 19 июльдә 59 нчы яшендә вафат булды.
Гражданнар панихидасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында булып узды. ТНВ телеканалы хәбәр иткәнчә, кайгы уртаклашу сүзләрен республика Хөкүмәте, башка төбәкләрдән килгән коллегалар һәм оешмалар җитәкчеләре белдерде.
Николаев Мирный бистәсендәге зиратта җирләнде. Ул Сәүдә-сәнәгать палатасында 2000 елдан бирле эшләде, ә 2006 елдан рәис урынбасары вазифасын башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев