Казанда Россия – АСЕАН саммиты көннәрендә алкоголь сату чикләнәчәк
Татарстан башкаласы территориясендәге кайбер урыннарда Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе саммиты уздырыла торган көннәрдә алкоголь сату чикләнәчәк. Тиешле карарны Татарстан Республикасы Кабинеты Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Спиртлы эчемлекләр сату ике көн дәвамында – 17 һәм 19 июньдә – берничә зонада чикләнәчәк. Тыелма җәмәгать туклану заведениеләренә кагылмый.
Беренче чиратта чикләү саммит үткәрелә торган мәйданчыкларга кагыла: «Казан Экспо» МВЦ, Казан Ратушасы, Галиәсгар Камал исемендәге театр, Башир Рәмеев исемендәге IT-парк. Шулай ук транспорт төеннәре – Казан халыкара аэропорты һәм Казан-1 вокзалы территориясендә дә алкоголь сатып алу мөмкин булмаячак.
Моннан тыш, спиртлы эчемлекләр сату вакытлыча 27 кунакханәдә туктатыла. Алар исемлегендә: «Отель Арт», Relita-Kazan, «Корстон», «Гранд отель Казань», Kazan Palace by TASIGO, NEO Kazan Palace by TASIGO, «Ногай», Cort Inn Kazan Kremlin, «Муниб», Ramada Kazan City Center, Cosmos Kazan Hotel, «Олимп», Muse of city, «Мираж», Dion Inn, «Татарстан», «Сулейман Палас», Double Tree by Hilton Kazan City Center, «RAYMOND», «ИТ-парк отель», «БУЛГАР» һәм «Волга».
Кабул ителгән чаралар Татарстан башкаласында әһәмиятле халыкара чара уздыру вакытында куркынычсызлыкны һәм уңайлы шартларны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев