Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Казанда пассажир автобуслары бәрелешкәннән соң җинаять эше кузгатылды

Тикшерү комитеты Казанда ике автобус катнашындагы юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатты. Бу хакта ТР буенча Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр итә.

Бүген Горький шоссесында ике кызыл автобус бәрелеште. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенең «Татар-информ»га хәбәр итүенчә, һәлакәт нәтиҗәсендә 10 кеше зыян күргән, шул исәптән дүрт бала. Медиклар зыян күрүчеләрнең хәлен уртача авырлыкта дип бәяләде.

Күзәтчелек ведомствосы хәбәр итүенчә, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү буенча кузгатылган җинаять эшенең барышы Казан Прокуратурасы контролендә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев