Казанда «Новая волна» фестивале узу сәбәпле транспорт хәрәкәтен чикләү планлаштырыла
Татарстан башкаласында 2026 елгы «новая волна» популяр музыка башкаручыларының халыкара конкурсын уздыру сәбәпле, транспорт хәрәкәтен чикләү күздә тотыла. Шәһәр башкарма комитетының тиешле карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза үтә.
Транспорт чаралары хәрәкәте һәм аларның туктап торуы кирәк булганда, 20 августның 00.00 сәгатеннән 26 августның 23.59 сәгатенә кадәр түбәндәге участокларда чикләнеләчәк:
– Чистай урамының Абдулла Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәрге өлеше – Абдулла Бичурин урамыннан хәрәкәт иткәндә (Фатих Әмирхан проспектына Сибгат Хәким урамы юнәлешендәге чыгуны исәпкә алмаганда);
– Сибгат Хәким урамының Фатих Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәрге участогы – ике юнәлештә дә;
– Ямашев проспектының Адоратский урамыннан Себер трактына кадәрге участогы – ике юнәлештә дә;
– Академик Арбузов урамының Журналистлар урамыннан Ямашев проспектына кадәрге участогы – Журналистлар урамыннан хәрәкәт иткәндә;
– Чистай урамының Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәрге участогы – Ямашев проспектыннан хәрәкәт иткәндә;
– Гаврилов урамы дублерының Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәрге участогы.
Моннан тыш, күрсәтелгән участокларда парковка һәм шәхси хәрәкәт чаралары – электросамокатлар һәм велосипедлар йөрү тыелырга планлаштырыла.
Фестиваль 20-26 август көннәрендә «Ак Барс Арена» стадионында узачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев