Казанда Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллның килүе көтелә
21 июль, сишәмбе көнне, Казанда Казан Изге Ана иконасы зур вакыйгасы уңаеннан чаралар узачак.
Шәһәрдә крестный ход, Патриарх гыйбадәте һәм Казан Богородица монастыре Николай Тульский чиркәвенең изгеләндерүе булачак. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципалитет башлыкларыннан Казанга диндарларны китерүдә ярдәм итүләрен сорады. Ул шәһәр мэриясе һәм митрополиягә чараларны югары дәрәҗәдә үткәрүне, хокук саклау органнары белән берлектә куркынычсызлык чараларын көчәйтүне тәэмин итәргә кушты.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев