Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казанда мариналар челтәре төзү һәм елга трамвайларын җибәү планлаштырыла

Татарстанда мариналар, елга транспорты һәм яр буе инфраструктурасын үстерү планлаштырыла.

Яңа проектлар турында «Су янында уңайлык: яхта туризмы — территорияләр үсеше драйверы» дигән сессия катнашучылары сөйләде. Бу сессия Халыкара күчемсезлек милке базары (IPM) дигән күргәзмә-конференция кысаларында узды. Ул исә «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында оештырыла.

Казанның баш архитекторы Илсияр Төхфәтуллина хәбәр итүенчә, Татарстан башкаласында су инфраструктурасының 30дан артык объекты планлаштырылган, шул исәптән 11 шәһәр маринасы һәм биш спорт объекты. Тукталыш урыннары «Казан» гаилә үзәге янында, Кремль яр буенда, «Елмай» паркы һәм киләчәктә төзеләчәк «Яр Парк» комплексы янында барлыкка киләчәк. Моннан тыш, шәһәрдә берничә балалар парус мәктәбен булдыру ниятләнгән. Анда биш мең балага кадәр бала белем ала алачак.

Иң эре проектларның берсе — «Локомотив» ярымутравында 700 урынлык марина. Шунда ук ясалма дулкынлы экстремаль спорт төрләре үзәге төзү планлаштырыла.

«Бу бөтен система берләшә һәм эшли башлый», — дип белдерде Илсияр Төхфәтуллина.

Аның сүзләренчә, бүген Казанда су буйлап 450 гектар территория эшкәртелә. Төзүчеләр өчен яр сызыгына керүне тыючы кагыйдә эшли: су янында ким дигәндә 500 метрлык ирешүле шәһәр мохите булырга тиеш.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев