Игезәкләр мәҗлес вакытында мирас аркасында бәхәскә килә.
Нәтиҗәдә, берсе игезәк сыңарына пычак белән кадый да, ярдәм күрсәтми генә, йокларга ята. Үлгән кызны җинаятьтә шикләнелүченең ире табып ала.
Сорау алу вакытында һәлак булган ханымның туганы кылган гамәлләрен таный. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Нет комментариев