Казанда ягулык салу станцияләрендә чират урыннарын сата башлаганнар
Казанда ягулык кризисы фонында хезмәт күрсәтүнең яңа төре барлыкка килгән: АЗС-лардагы чиратта урын сату һәм ягулык салуда ярдәм, дип хәбәр итә «Татарстан 24».
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Игъланнарда машинага бензин салучы тәкъдим ителә, ул уңайлы вакытта машинаны алып, тикшерелгән заправкада ягулык салып, тулы бак белән кире кайтарачак. Хезмәт күрсәтү бәясе – 4 000 сумнан.
Машина хуҗасының чикләнмәгән страховкасы булырга тиеш, яки вакытлыча бензин салучыны полиска кертергә кирәк, шулай ук КАСКО һәм яраклы автомобиль булырга тиеш.
Игълан авторлары мәгълүматлары буенча, моңа риза булучылар бар – берничә сәгать буе чиратта торырга бар да риза түгел.
ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев