Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Казанда гөмбәле кератитка каршы препарат сынала

Казанда яңа дару беренче фазасын уза, аның максаты – күзнең гөмбә (грибок) авыруларын дәвалау.

Тикшерүнең заказчысы – Казан дәүләт медицина университеты (КДМУ). Даруны теләк белдергән кешеләрдә сынап караячаклар. Ә хәзерге вакытта сынаулар үткәрү өчен оешма билгеләнә.

КДМУ матбугат хезмәте аңлатуынча, республикада эшләнгән препарат авыр инфекцион чир – гөмбәле кератитны дәвалау өчен махсус булдырылган. Бу авыру күзнең мөгезкатлавын җитди җәрәхәтли, озакка сузыла һәм күрү сәләтен югалтуга яки инвалидлыкка китерә. Яңа дару күз тамчылары әзерләү өчен дару формасында чыгарылачак. Хәзерге суспензиянең яраклылык мөддәте бер ай тәшкил итә, бу терапиянең тулы курсын үткәрергә мөмкинлек бирә.

Препаратның уникальлеге шунда ки, аның Евразия икътисади берлегендә (ЕАЭБ) аналоглары теркәлмәгән. Эшкәртмәне КДМУның офтальмология кафедрасы «Татхимфармпрепаратлар» АҖ белән берлектә башкарган. Даруны серияле җитештерүгә клиник тикшеренүләрнең барлык этапларын узу, теркәү һәм гражданнар әйләнешенә кертүдән соң, 2032 елда чыгарырга планлаштыралар.

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев