Казанда бензин сатуны чикләделәр
Казанда кайбер ЯГМда бензин сатуга чикләүләр кертелде: бер машинага 20 литрдан артык бензин бирелми.
Мәсәлән, «Татнефть»ның «Көньяк» автовокзалы һәм «Мега» сәүдә үзәге янындагы ЯГМларында бензин чикләнгән, ә «ТАИФ» ЯГМларында чикләүләр юк. «Татнефть»ның «Көньяк» һәм «Мегастрой» янындагы ЯГМлары вакытлыча ябылган. Чикләүләрнең сәбәпләре билгесез, дип хәбәр итә Inkazan.
2-8 июнь аралыгында бер атна эчендә АИ-95 бензины 2,14% ка кыйммәтләнеп, литры 67,80 сумга җиткән; АИ-92 — 0,64% ка кыйммәтләнеп, 62,97 сум; АИ-98 һәм аннан югарысы — 0,56% ка кыйммәтләнеп, 91,67 сум. Дизель ягулыгы 1,14% ка кыйммәтләнеп, литры 75,44 сум булган.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев