Казанда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сальмонеллез «эләктергән»
Яшәеш

Казанда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сальмонеллез «эләктергән»

Хәзер Казанның Мәскәү районындагы балалар йогышлы авырулар хастаханәсендә 262нче балалар бакчасында тәрбияләнүче алты бала дәвалана.

Зыян күргән балаларның ата-аналары әйтүенчә, табибларга сальмонеллез диагнозы куелган. Беренчел мәгълүматлар буенча, узган атнада бакчада инфекция йоктырган 3-4 яшьлек балалар пешкән йомырка ашаган.

Ата-аналар хәбәр иткәнчә, аралашу «чат»ында балалар бакчасы җитәкчелеге, Роспотребнадзорның тикшерү үткәрүен, инфекция ачыкланмаганлыгын, шуңа күрә балаларны курыкмыйча бакчага китерергә мөмкин булуын белдергән.


Нет комментариев