Беренче яртыеллыкта җәмәгать транспортында бушка йөрүчеләр Казанның транспорт системасын ике миллион сумга якын акча белән тулыландырган.
Бу хакта шәһәр башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Александр Земченко хәбәр итте.
Шәһәрдә кондукторсыз түләү системасы кертелә һәм җәмәгать транспортында йөрү кагыйдәләрен үтәүгә карата контроль көчәйтелә. Алты ай эчендә бушка йөрү өчен 1252 материал язылган. Земченко искә төшергәнчә, бер тукталыш аралыгындагы юл өчен түләргә кирәк.
Вечерняя Казань
Нет комментариев