Казанда 2026 елның язында уникаль осталык үзәге эшли башлый
Яшәеш

Казанда 2026 елның язында уникаль осталык үзәге эшли башлый

Казанда уникаль осталык үзәген 2026 елның язында ачу планлаштырыла, әмма төгәл дата әлегә билгесез.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бу хакта Татарстанның креатив индустрияләр үсеше үзәге генераль директоры һәм «ЦУМ» проекты җитәкчесе Ранко Тепавчевич хәбәр итте.

Объектта 2023 елда башланган эшләр хәзер төгәлләү стадиясендә.

ЦУМны тапшыру этаплап башкарылачак. Язын конгресс-бизнес үзәген ачу планлаштырыла. Инде майда монда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы чаралары узачак.

Татар-информ


Нет комментариев