Казанда 100 млн сумлык бушлай йөгерү үзәге барлыкка килергә мөмкин
Татарстан башкаласында йөгерү белән шөгыльләнүчеләр өчен заманча спорт объекты барлыкка килергә мөмкин.
ПСБ банкы идарәсе рәисе һәм Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Пётр Фрадков 2026 ел ахырына кадәр Казанда йөгерү үзәге төзергә ниятли. Проектның якынча бәясе – 100 миллион сум.
Хәзерге вакытта төзелеш урыны турында фикер алышу бара. Фрадковның вәкилләре Казанга килеп, берничә парк зонасын карап чыккан.
Үзәк үз эченә йөнерү сукмагы һәм кечкенә бина – киенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, тренерлар бүлмәләре булган бинаны алачак. Төп өстенлек – үзәк барлык килүчеләр өчен бушлай булачак һәм ел әйләнәсе эшләячәк. Төп игътибар профессиональ спортчыларга түгел, ә һәвәскәрләргә юнәлдерелә.
Экспертлар сүзләренчә, төзелеш 5–7 ай дәвам итәчәк. Бу зур программаның бер өлеше: шундый ук үзәкләрне Фрадков Россиянең 22 шәһәрендә ачарга планлаштыра.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев