2026 елның беренче яртыеллыгында Казан бюджетының муниципаль хезмәткәрләрнең һәм учреждениеләр эшчеләренең хезмәт хакына страховка түләүләре белән чыгымнары 25,26 млрд сум тәшкил иткән.
Мәгълүматлар шәһәр башкарма комитеты сайтында бастырылган.
2026 елның 1 июленә хакимият органнарында 1712 хезмәткәр эшләгән. Алты ай эчендә аларның хезмәт хакына 1,43 млрд сум юнәлдерелгән.
Муниципаль учреждениеләрдә 38 045 кеше исәпләнгән. Гыйнвар-июнь айларында аларга түләүләр 23,83 млрд сумга җиткән. Казан муниципаль секторы хезмәткәрләренең гомуми саны – 39 757 кеше.
Татар-информ
Нет комментариев