Кар чаналарын тикшерәләр
Яшел Үзән муниципаль районында 13 гыйнвардан 6 мартка кадәр «Кар чанасы» профилактик операциясе игълан ителде.
Хокук саклау һәм күзәтчелек органы хезмәткәрләре үзйөрешле машиналарны: кар чаналарын, квадроциклларны, кар җыючы машиналарны һәм тракторларны тикшерәчәк. Төп бурыч – үзйөрешле машиналарны кулланганда, кешеләр иминлеген тәэмин итү, мөлкәтне һәм табигатьне саклау.
Авто-мототранспорт чаралары теркәлгән, теркәлү билгеләре урнаш тырылган, техник карау уздырылган, йөртүчесенең А категориясендәге тракторчы-машинист кенәгәсе булырга тиеш. Кире очракта административ җаваплылык каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев