Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры XI Халыкара халык җыры фестивале «Добровидение»нең ел премиясенә лаек булды.
Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»
Бүләкне коллективка «Зәңгәр шәл» спектакле өчен тапшырдылар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Тантана Кремль Сараенда фестивальнең гала-концерты кысаларында узды. Сәхнәдә төрле илләрдән килгән халык җыры башкаручылары, фольклор коллективлары һәм солистлар чыгыш ясады.
Татар-информ
Нет комментариев