«Кайнар линия» эшли башлады
Агымдагы елның 4 августыннан 15 августына кадәр Роспотребнадзор идарәсе балалар һәм мәктәп укучылары өчен товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына багышланган Бөтенроссия «кайнар линия»сен үткәрә.
Ведомство белгечләре балалар киеме, уенчыклар, канцелярия һәм туклану турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Яңа уку елы якынлашканда ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерли башлагач, товарларның куркынычсызлыгы һәм сыйфаты турындагы мәгълүматның актуальлеге арта.
«Кайнар линия»дә укучылар өчен куркынычсыз һәм сыйфатлы товарлар сайлау буенча гамәлдәге норматив таләпләр һәм тәкъдимнәр турында аңлатмалар алырга мөмкин булачак.
Мөрәҗәгатьләр өчен телефон:
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Яшел Үзән филиалы консультация пункты – (84371) 5 72 63, эш көннәрендә 8.00дән 12.00гә, 13.00дән 16.40ка кадәр.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев