«Каенлык» паркында «Тугызга һөҗүм» дип аталган турнир үткәрелде
Яшәеш

«Каенлык» паркында «Тугызга һөҗүм» дип аталган турнир үткәрелде

Турнир «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән оештырылды.

Яшьләр көнендә «Каенлык» паркында футбол буенча «Тугызга һөҗүм» турнирын үткәрделәр. Әлеге турнир - массакүләм һәвәскәрләр спортын үстерү һәм яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан муниципаль дәрәҗәдәге социаль әһәмиятле проект.

Кискен көрәштә "Broke Boys" командасы – 1, "Давыл" командасы – 2, "Шанхай" командасы 3 урынны яулады.

Турнирның иң актив җанатарлары арасында сертификатлар уйнатылды.

 

Чыганак: ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев