«Каенлык» («Березовая роща») паркында маҗаралар
«Каенлык» («Березовая роща») паркын ачтылар. Кичләрен анда чынлап та бик матур. Юллар салдылар, лампочкалар кабыздылар, ә күпер күренеше таң калдырырлык.
Хәтта болытлы һәм күңелсез көннәрдә дә кичен шунда йөреп керсәң, кәефләр күтәрелеп китә.
Әмма... Нибары берничә көн узды, ә «чучкалар» инде үз эзләрен калдырып та өлгерде. Бөтен җирдә: тулган чүплек савытлары тирәсендә, яңа мангалларда, фотозона күпере астында чүп-чар аунап ята... Ужас... Күрмәмешкә салышырга тырышасың кайвакыт, әмма күңелдә ачу кабара. Бу матурлык без – кешеләр өчен булдырылган бит! Ә үзебез үк шуны б.... батырабыз! Планетабыз турында уйларга да куркыныч инде, монда бер кечкенә генә паркны берничә көндә чүпкә тутырдылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев