Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җитәкчеләребез спортта да сынатмый

Михаил Афанасьев муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол турнирында катнашты.

 

Васильевоның универсаль спорт залында муниципаль хезмәткәрләр cпартакиадасының ирләр командалары арасында волейбол турниры булып узды. Ярышларда республиканың төрле районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 12 команда, спорт һәм актив яшәү рәвешен яратучы 120ләп спортчы катнашты. Яшел Үзән командасы составында уенны район башлыгы Михаил Афанасьев үткәрде.

– Мин сезнең һәрберегезгә, беренче чиратта, уңай эмоцияләр, аралашу, дусларча очрашулар телим, һәм, әлбәттә, иң көчле команда җиңсен! – дип турнирда катнашучыларны Михаил Афанасьев сәламләде.
Район башлыгы сәламләп кенә калмады, ә Нурлат районы командасы белән беренче ачылыш уенда катнашты. Нәтиҗәдә, 2:0 исәбе белән җиңеп, Яшел Үзән районы командасы чирекфиналга чыгып, икенче көнне дә матур уен күрсәтте. Ике көнгә сузылган турнирдан соң, ниһаять, җиңүчеләр билгеле булды. Шулай итеп, I урында – Казан командасы, II урында – Әлмәт, һәм лаеклы III урын хуҗаларда, ягъни Яшел Үзән командасында. 12 команда арасында шушындый дәрәҗәгә ирешү, безнең җитәкчеләребезнең спорт белән дус булып, сәламәт яшәү рәвешен алып барулары хакында сөйли. Команда составында авыл җирлеге башлыклары да бар. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев