Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ишегаллары һәр йортның йөзе ул

«Ишегалды стандарты». Бу район Башкарма комитетының 2016-2026 елларда күпфатирлы йорт яны территорияләрен төзекләндерү максатыннан расланган муниципаль программасы. Әлбәттә инде төп юнәлеш – биредә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру.

Безгә рәхәтләнеп яшәр өчен фатирларыбызның матурлыгы гына җитми, ә ишегалдыбызның бар яктан уңайлы булуы да мөһим. Ишегалдын комплекслы төзекләндерү – ул заманча коммуналь-инженер инфраструктура үсеше генә түгел. Монда иң мөһиме һәрнәрсәгә якын килү һәм барлык катнашучыларның да бердәм фикере тора.
– Еш кына территорияне зоналарга бүлгәндә күршеләр уртак тел таба алмый. Йортта яшәүчеләрнең бер өлеше күбрәк машина кую урыны кирәк дисә, икенчеләре спорт, ял итү мәйданчыклары, яшеллек яклы. Ә программаның максаты нәкъ менә күршеләрне берләштерү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру. Шулай ук проектлауның, төзелешнең һәр этабында аларны катнаштыру. Бер-береңне аңлаганда гына «Ишегалды стандарты» программасын гамәлгә ашырырга була, –дип сөйли Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Роман Котельников.
10 елга исәпләнгән прог­рамма буенча 146 күпфатирлы йорт территориясен төзекләндерү каралган.  Бу ел саен 15 ишегалды дигән сүз. Узган ел әлеге программа нигезендә 15 күпфатирлы йорт территориясе тротуарларына, машина йөри һәм куя торган урынга асфальт җәелгән. Ә агымдагы ел башында ТКХ департаментында «Ишегалды стандарты» программасына кертүләрен сорап, 22 гариза кабул ителгән. Бюджет мөмкинлекләре бик чикле булу, программага 10 йорт территориясен һәм Столичная урамы буенча ике квартал арасындагы юлны гына кертергә мөмкинлек биргән. Моңа район бюджетыннан 20 млн сум акча күчкән. Әлеге суммага юллар салынган, өстәмә машина кую урыннары булдырылган.
2017 елның июлендә ТР хөкүмәте тарафыннан Яшел Үзәннең йорт территорияләре үсеше өчен 50 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Башкарма комитет һәм ТКХ департаменты халык белән берлектә актив эш башлаган. Фрунзе урамында исә ике квартал арасындагы юлларны машина кую өчен файдаланганнар. Яңгыр сулары агып китү проблемасын да чишкәннәр. Шулай итеп, республика  ярдәме белән 28 объект, шул исәптән ике квартал арасындагы юл тиешле дәрәҗәгә китерелгән.
– «Ишегалды стандарты» программасы ул юлларга асфальт түшәү һәм машина кую урыннарын булдыру гына түгел, ә йортта яшәүчеләрнең үз көчләре белән дә ишегалдын матурлау. Бүгенге көндә яңа кече архитектура формалары, яшеллек, коймалар барлыкка килгән ишегаллары бар. Украинская урамының 14нче, Гоголь урамының 42нче йортлары һәм Столичная урамы ишегалларын үрнәк итеп китерергә мөмкин,  –  дип дәвам итә җитәкче.
Ә киләсе елга кайсы ишегаллары яңарыр соң? Инде программада катнашу өчен яшел үзәнлеләрдән 29 гариза кабул итеп алынган. Бәхет елмайган ишегаллары исемлеге декабрь аенда билгеле булачак. Бу урында шәхси секторда яшәүчеләргә нишләргә соң, анда да бит юллар шатландырырлык түгел, дип сораучылар булыр. Бу урында район башлыгы Александр Тыгин җавабын китерәм:

– Шәхси секторда яшәүчеләр дә читтә калмаячак. «Урам стандарты» программасы гамәлгә ашырыла башлый. Бу очракта юллар бездән, ә яшелләндерү, тирә-юньне матурлау – сездән!

Башлык сүзләре белән килешми мөмкин түгел, һәр ишегалды, капка төбе йортның, биредә яшәүче хуҗаларның йөзе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: