Исегезгә төшерәбез! Көчле җил булу сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Җил тизлеге 25 м/ска кадәр җитәргә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе гражданнарга иминлек чаралары турында искә төшерә.
Мәсәлән, җил көчәйгәндә биналардан чыгуны чикләргә, балаларны караусыз калдырмаска киңәш ителә.
Әгәр сез урамда булсагыз, көчле җилдән подъездларда яшеренергә кирәк. Йорт диварлары, җәмәгать транспорты тукталышлары, төзелмәгән биналар янында җилдән яшеренергә кирәкми, шулай ук реклама щитларыннан, юл билгеләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ерак тору мөһим.
Көчле җил вакытында зур агачлардан сакланыгыз, алар янында машиналар куймагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев