Җир өсте кичүе җимерелгәннән соң ТР трассасында хәрәкәт торгызылды
Яшәеш

Җир өсте кичүе җимерелгәннән соң ТР трассасында хәрәкәт торгызылды

Бу хакта Татарстанның Питрәч районы администрациясе үзенең МАКС каналында хәбәр итә.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия ГМЧ идарәсендә хәбәр итүләренчә, кичә Казан – Шәмәрдән трассасындагы ишелгән җир өсте кичүе конструкцияләрен сүтү өчен 18.30да кран килгән, 1.30да күпер сүтелеп беткән. Автомобильләр өчен юл ачык.

Кичә FAW самосвалы  күтәрелгән кузов белән барган килеш җәяүлеләр күперенә бәрелде. 48 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе һәм аның 30 яшьлек пассажиры зыян күрде. Пассажирны хастаханәгә алып киттеләр, машина йөртүче хастаханәгә барудан баш тартты. Прокуратура бу хәл буенча тикшерү үткәрә.

Татар-информ


Нет комментариев