«Җиңү диктанты»: белемнәрне барлыйбыз
Апрель ахырында Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган «Җиңү диктанты» узды.
Әлеге чара Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, тарих буенча белемнәрне арттыру, яшьләрдә патриотик хисләрне, туган илгә мәхәббәтне тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Яшел Үзәндә бу акция 4нче, 11нче, 15нче, 16нчы, 17нче мәктәпләрдә һәм 18нче лицейда узды. Шулай ук, теләгән һәркем онлайн форматта яза алды.
– 16нчы мәктәптә узган акциядә 63 кеше катнашты. Биредә мәктәп укытучылары, укучылар һәм килгән кунагыбыз хезмәт ветераны Буренков Константин Федорович (рәсемдә) үз белемнәрен тикшерде. Диктант язар алдыннан актлар залында Җиңү көненә багышланган бәйрәм тантанасы уздырылды. Халыкара диктант Бөек Ватан сугышы елларына кагылышлы сораулар белән тест рәвешендә үтте. Диктанттан соң ветеран белән очрашуны чәй табыны янында дәвам иттек, – дип сөйли укытучы Динә Садриева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев