җинаять кылу куркынычын булдырмау буенча тренировкалар
2022 елның 29 апрелендә “ТР Яшел Үзән районы” МБУда Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге һәм Федераль янгынга каршы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 отряды белән берлектә,кораллы һөҗүм формасында җинаять кылу куркынычын булдырмау буенча тренировка оештырылды.
Шартлы җинаятьче спорт мәктәбенә керергә тырышып караган, үзәк ишек аша, каравылчы-вахтёр махсус төймәгә басып, коткару хезмәтләре чакырткан, алар спортчыларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләргә ярдәм иткән, операция барышында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан кораллы җинаятьче зарарсызландырылган. Татарстан Республикасы буенча Янгынга каршы федераль хезмәтнең 8 отряды һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең үтелгән инструктажы һәм грамоталы гамәлләре нәтиҗәсендә 80 кешедән артык кеше эвакуацияләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев