Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре урлауда шикләнелүчене тоткарлаган Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча кизү частенә 35 яшьлек хатын-кыздан гариза килгән

Ул үз фатирына үтеп кергән һәм 30000 сумлык телевизор, 60000 сумлык ноутбук урлап, 90000 сумлык зыян китергән билгесез затны җинаять җаваплылыгына тартырга куша.

Әлеге факт буенча «Урлау» РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 3нче бүлегендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылды.

Оператив-эзләү чаралары барышында урланган милек шәһәрнең комиссион кибетләренең берсендә табылган. Ә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кылган шикләнелүчене ачыклый һәм тоткарлый. Ул элек хөкем ителгән Яшел Үзәндә яшәүче 39 яшьлек ир булып чыккан, сорау алу барышында кылган әлеге гамәлен таныган.


Шикләнелүчегә карата читкә китмәү һәм үзен тәртипле тоту рәвешендә чик кую чарасы сайланган.


ТР Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев