Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Иң кадерлесе – өйдән килгән хатлар»

Район башлыгы Михаил Афанасьев Украинада барган махсус хәрби операциядән ялга кайткан сугышчылар белән очрашты

Очрашу
Менә шул сугыш хәрәкәтләренә мобилизацияләнүчеләр соңгы вакытта ике атналык ялга кайта башладылар. Әлбәттә, билгеле сәбәп­ләр аркасында барысы да берьюлы түгел. Алар белән аралашу, хәлләрен белешү безгә дә, аларның үзләренә дә бик кирәк.


Шуларны истә тотып, узган елның сентябрендә мобилизацияләнеп, хәзер ялга кайткан бер төркем сугышчы белән Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев очрашты.
Очрашуны хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән ачып җибәрделәр. Чәй табыны артында хезмәт, хәрбиләрнең гаиләләренә нинди ярдәм кирәклеге, аларның махсус хәрби операция (МХО) зонасында ничек яшәүләре турында сөйләштеләр.
Табын артындагы әңгәмә гаиләдәгечә эчкерсез, җылы атмосфера тудырды. Бу үзенә күрә рәсмилек булмасын, хәрбиләр ачылып сөйләшсеннәр өчен дә кирәк иде.

– Иң кадерлесе – өйдән килгән хатлар. Якыннарыбыз күңел биреп җыйган посылкалар. Бу туган җирнең җылысы сугышчан рухны саклый һәм алга барырга ярдәм итә, – дип сөйли укчылар ротасы командиры.

Ә инде балалардан килгән хатларны алар аеруча яратып кабул итә. Моны моңа кадәр без очрашкан хәрбиләр дә гел кабатлап тора. Андый хатларны аларның күз яшьләрсез укыганнары да юк.

– Мин сезне бүген монда күрүемә бик шатмын. Сезне әти-әниләрегез, гаиләләрегез, якташларыгыз бик көтте һәм махсус хәрби операция узган зонада хәрби бурычын намус белән үтәүче якташларыбыз белән без бик горурланабыз. Мондый очрашулар барыбыз өчен дә бик мөһим, һәм без аларны мөмкин кадәр ешрак үткәрәчәкбез, һәр сугышчыга һәм аның гаиләсенә ярдәм итәргә тырышачакбыз, – дип билгеләп үтте Михаил Афа­насьев.
 

Шулай ук башлык ра­йон предприятиеләренең, бигрәк тә оборонага караганнарының бүгенге көндә өчәр смена эшләүләрен, һәрберсенең җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертергә тырышуын, халыкның да читтә калмавын әйтеп узды.


Әңгәмә ирекле форматта, очрашуның бер өлеше массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән, ә аннан соң камераларсыз узды. Һәрберсе үзләрен борчыган сораулар белән уртаклаша алды. Мәсәлән, аларның берсе Фрунзе урамындагы балалар мәйданчыгын киңәйтергә, икенчесе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен керү урынын төзәтергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Кайберәүләре башлыкның үзе белән аерым сөйләшергә теләк белдерде.

Бүгенге көндә Яшел Үзән районы МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю өчен «Ярдәм янәшә-Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысасында 30 миллион сумнан артык акча җибәргән.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләреннән килгән барлык запрослар оператив рәвештә эшкә алына, адреслы ярдәм күрсәтелә, һәр гаиләгә куратор беркетелгән. Сораулар авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар, социаль челтәрләрдәге төркемнәргә хәбәрләр аша килә. «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия оешмасының Яшел Үзән бүлеге гуманитар ярдәм җыеп, махсус хәрби операция линиясенә йөкне шәхсән үзләре үк озата бара, сугыш кырында төрле юнәлешләрдә булып, якташ хәрбиләрнең үзләре белән очраша.

Очрашуда катнашкан Яшел Үзән районының хәрби комиссары Илшат Паймурзин аңлатуынча, 2022 елның 21 сентяб­рендәге РФ Президенты Указы белән өлешчә мобилизацияләнү игълан ителгәч, районнан 268 кеше чакырылган, шул исәптән – 25 офицер. Бүгенге көндә күбесенең Хөкүмәт бүләкләре бар. Хәрбиләрнең хезмәтенә карата бер генә дә дәгъва белдерелмәгән.

«Сезгә, авыр хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, җиңү белән исән-имин туган якларыгызга әйләнеп кайтыгыз!» – диде комиссар.

Тормыш дәвам итә. Бу очрашуда булганнар да тагын сугыш кырына юл тотар. Әмма шунысы мөһим: мондый күрешүләр соңгысы булмасын да, җир йөзендә, ниһаять, тынычлык урнашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев