Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Ильяс Гыймадов: 5 яшендә биргән вәгъдәсен тормышка ашырган ир-ат

Балачактан ук күңеленә игелек орлыклары чәчелгән Ильяс Гыймадовның тарихы һәркемне таң калдырырлык.

Бары тик 5 яшь! Әтисенең остазы — хәзрәтнең мәчет төзелешен башлап йөрүен күреп үскән малайның йөрәгендә шулчак ук зур бер вәгъдә туа: «Мин дә үскәч мәчет төзелешендә катнашачакмын!»

Хыялдан — Чынбарлыкка!

Бүген Ильяс Гыймадов — үз сүзендә торган ир-ат. Ул мәчетләр салып кына калмый, йөзләгән кешегә өмет биргән зур хәйрия проектларын да җитәкли. Ул төзегән һәр кирпечтә, ул күрсәткән һәр ярдәмдә — шул 5 яшьлек сабыйның ихласлыгы ята.

Халык мәхәббәте — иң зур бүләк!

Ильяс Гыймадовны белмәгән, аңа рәхмәт сүзләрен җиткермәүче юктыр мөгаен. Олысы да, кечесе дә аның игелеген күреп соклана. Чөнки ихлас йөрәк белән башкарылган эш һәрвакыт кеше күңеленә юл таба.

Изгелеге, кешеләргә ярдәм итүе меңе белән үзенә әйләнеп кайтсын!

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев